news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада мәктәп укучылары өчен җәйге китап марафоны эшли башлый

Түбән Камада кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Китапстан» җәйге китап марафоны эшли башлый. Җәйге каникул ахырына иң актив катнашучыларны призлар һәм дипломнар белән бүләкләү күздә тотыла. Бу хакта «Туган як» газетасы социаль челтәрләрдә «Түбән Кама үзәк китапханә системасы» төркеменә сылтама белән хәбәр итә. 

1 июньдә «Гаилә» шәһәр паркында очрашу уза, анда китапханә хезмәткәрләре марафон турында сөйләячәк һәм мастер-класс үткәрәчәк. Чара иртәнге сәгать 10да башлана. 

«Китапстан» — юл күрсәтүче карта. Катнашучылар сайланган китапларны укып, аның буенча алга бара. Маршрут-трекер укучылар алгарышын визуальләштерергә һәм укыганнарын анализларга ярдәм итә. Хәзерге вакытта 20,5 мең данә нөсха басылган, ә мобиль версия «Я школьник» кушымтасында булачак.

Проектның төп темасы — Татарстан шәһәрләре һәм символлары.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot