news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада мәчет һәм чиркәү нигезенә беренче ташны салдылар

Түбән Камада булачак гыйбадәт биналары - мәчет һәм чиркәү нигезенә беренче таш салу тантанасы булды. Киләчәктә Вахитов проспектында юлның ике ягында ике дини үзәк барлыкка килер дип планлаштырыла.

Бу үзәкләрне төзү турындагы карар республиканың дин вәкилләре белән консультацияләрдән соң кабул ителде. «Бу дини объектлар гына түгел, ә яңарыш, рухи үсеш үзәкләре дә булачак», - диде район башлыгы Рамил Муллин.

Мәчет төзелеше өчен таш салуда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов катнашты. Аны Чабьинская урамы ягыннан төзергә җыеналар. Мәчет өчен «Сәлам» исеме очраклы гына сайланмаган: ул Түбән Камага кергәндә юлчылар күрәчәк беренче бина булачак.

Тантаналы вакыйгада Рамил Муллин, бүген кешеләргә булган барлык яхшылыклары өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт белдерергә өндәде, ә Камил хәзрәт Сәмигуллин догалар укыды.

Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл катнашында Изге Спиридон гыйбадәтханәсе төзелеше урынында тәрене изгеләндерде. Изге Спиридон Тримифунтский храмы «Магнит» сәүдә үзәге каршындагы бушлыкта төзеләчәк. Митрополит Кирилл чиркәү нигезенә салына торган ташны изгеләндерү йоласын башкарды.

Дини үзәкләр мәхәллә кешеләренең ярдәме белән төзеләчәк.

Моннан тыш, бүген Түбән Камада панель дискуссия бара, анда яшь буынны рухи-әхлакый тәрбияләү турында фикер алышалар. Очрашуда катнашучылар, оештыручылар мәгълүматлары буенча, «рухи кыйммәт, патриотизм һәм территориянең үсеше мәсьәләләре» турында фикер алыша.

 

Фото: © Түбән Кама районы матбугат хезмәте

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100