Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада мәчет белән чиркәүне асылмалы күпер тоташтырачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Түбән Камада шәһәргә керү юлында православие чиркәве һәм мәчет төзергә җыеналар, аларны асылмалы күпер белән тоташтырып, «Рухи капка» булдырырга телиләр. Бу хакта Түбән Каманың баш архитекторы Равил Сафиуллин Telegram-каналында хәбәр итте.
Архитектор фикере буенча, Вахитов проспекты өстендә сул һәм уң проспектларны җәяүлеләр күпере белән, күзәтү мәйданчыгы оештырып, тоташтырырга һәм, рельеф буенча аска таба төшүне кулланып, анда ярдәмче биналар урнаштыру мөмкинлеге булган стилобат (колонналарга куелган корылма) булдырырга кирәк.
Ике гыйбадәтханә дә, ислам һәм православиенеке дә, «бердәм композицион алымнарда (төс, материал)» һәм бердәм «архитектура бүлемнәре масштабында» сакланырга тиеш.
Хәзерге вакытта, дини оешмалар белән берлектә, дини кешеләрне канәгатьләндерә торган архитектура чишелешләрен эзлиләр. «Комплексның архитектура-шәһәр төзелеше күренеше әзер. Монда әлегә гыйбадәтханәләрнең күләме шартлы рәвештә күрсәтелгән», – дип аңлатты Равил Сафиуллин.
Шул ук вакытта ул ачыклык керткәнчә, гыйбадәтханәләр урнашырга тиеш булган Омшанка елгасы уйсулыгы - шәһәргә керү урыны гына түгел, ә шәһәрнең чите дә. Монда санитар-күзәтү зонасы чиге уза, һәм алга таба монда биналар төзелмәячәк.
Узган елның көзендә Түбән Кама мөселманнары һәм христианнары бергәләп мәчет һәм чиркәү төзеләчәк урынга стелалар салды, бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз