news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада «М-7» ирекле көрәш турниры җиңүчеләрен бүләкләделәр

Түбән Камада «М-7» ирекле көрәш турниры җиңүчеләрен бүләкләделәр
Түбән Кама районы матбугат хезмәте

Түбән Камада 2008-2009 һәм 2010-2011 елларда туган егетләр арасында ирекле көрәш буенча Россия күләмендәге XI «М-7 — СОФТ» турниры тәмамланды. Җиңүчеләрне кичә «Шинник» спорт залында узган тантанада игълан иттеләр. Аларга акчалата бүләкләр, медальләр һәм дипломнар тапшырылды.

Ярышларда катнашучыларга һәм тамашачыларга Татарстан Республикасы Спорт көрәше федерациясе президенты Әгъзам Гобәйдуллин мөрәҗәгать итте.

«Мин Спорт көрәше федерациясе исеменнән нефть химиясе башкаласының 20 төбәгенең яшь көрәшчеләрен һәм вәкилләрен сәламлим. Түбән Кама районы танылган көрәшчеләре белән дан тота, алар Татарстан һәм Россиядә көрәшне саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертте. Бу турнирда традицияләр, гореф-гадәтләр һәм камиллеккә омтылыш бергә үрелеп бара. Мин турнирның матур көрәшләре һәм җиңүләре белән истә калачагына ышанам», – дип билгеләп үтте ул.

Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Айдар Гарифуллин турнирның дәрәҗәлерәк була баруын һәм инде халыкара дәрәҗәгә чыгуын искәртте.

«Түбән Кама 11 нче тапкыр бөтенроссия турниры үткәрә, һәм ул инде халыкара турнирга әверелде. Бүген монда чит ил вәкилләре бар. Матур көрәш һәм иң көчле көрәшченең җиңүен телим», – диде ул.

Россия спорт көрәше федерациясе башкарма комитеты әгъзасы, Татарстан Республикасы спорт көрәше федерациясенең беренче вице-президенты Ленар Гаянов кунакчыл Түбән Каманың һәркемне матур каршы алуын билгеләп үтте. Ул турнир медальләренең кыйммәте елдан-ел арта гына барачагына өметләнүен әйтте.

  • Җиңүчеләр исемлеген карау өчен сылтама
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100