Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада Ленинград фаҗигасе истәлегенә «Блокада икмәге» акциясе узачак
Түбән Камада 27 гыйнварда Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган «Блокада икмәге» мемориаль акциясе узачак. Акция ел саен үткәрелә. Чара Түбән Кама халкына фаҗигале вакыйгалар һәм камалышта калган шәһәрдә яшәүчеләрнең батырлыгы турында искәртү өчен уза. Акцияне Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Яшьләр (яшүсмерләр) клублары үзәге оештыра.
Түбән Каманың җәмәгать киңлекләрендә – Туфан Миңнуллин исемендәге татар драма театры янындагы скверда һәм «Барс» сәүдә үзәге янындагы мәйданда тематик инсталляцияләр, сугыш елларыннан бирле сакланган әйберләр, китаплар һәм фотографияләр күргәзмәләре оештырылачак.
Яшүсмерләр клублары активистлары Бөек Ватан сугышы белән бәйле җырлар башкарачак һәм шигырьләр укыячак. Волонтерлар мәгълүмати буклетлар һәм акция символын – 125 граммлы «блокада икмәге» кисәкләрен өләшәчәк.
Хәтер көне «Доброволец» яшьләр клубында иҗади очрашу белән тәмамланачак. Анда яшүсмерләр клубларында тәрбияләнүчеләр блокададагы Ленинградта яшәүче Рукия Сәхабетдинова белән аралаша алачак.
Чара тарихи хәтерне саклауга һәм яшьләргә җанлы аралашу һәм югары сәнгать аша патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән, дип белдерде оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз