news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада Ленинград блокадасыннан азат итү көнендә икмәк өләшү истәлекле акциясе була

Түбән Камада Ленинград блокадасыннан азат  итү көнендә икмәк өләшү истәлекле акциясе була
Фото: https://nkamsk-rt.ru

27 гыйнварда Ленинград блокадасыннан азат итүнең 81 еллыгында Түбән Камада «Блокада икмәге» акциясе узачак. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.

Программада: сугыш еллары җырлары һәм шигырьләре, блокадалы Ленинградта яшәүчеләрнең батырлыгы турында мәгълүмат буклетлары тарату, сугыш чоры әйберләре, тематик китаплар һәм фотографияләр күргәзмәсе.

Традиция буенча акциядә катнашучылар барлык теләүчеләргә 125 граммлы арыш ипиен өләшәчәк.

Акция 14:30 сәгатьтән 16:30 сәгатькә кадәр шәһәрнең дүрт мәйданчыгында: Төзүчеләр проспектындагы үзәк базар янында, Кайманов урамындагы татар драма театры янында, «Сити Молл» (Химиклар проспекты) һәм «Барс-3» (Менделеев ур.) сәүдә үзәкләре янында узачак, дип хәбәр итә администрациянең матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot