Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада «Лада Гранта» йөртүчесе, светофорның кызыл утына чыгып, җәяүлене бәрдергән
Түбән Камада «Лада Гранта» светофорның кызыл утына чыгып, җәяүлене бәрдергән. Авария кичә кичке сәгать бишләр тирәсендә Химиклар проспектында булды, дип хәбәр итә Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясендә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, 26 яшьлек «Лада Гранта» автомобиле йөртүчесе светофорның тыю сигналына җәяүлеләр кичүен үтеп, 40 яшьлек җәяүлене бәрдерә.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүле баш мие җәрәхәте ала. Аны Түбән Кама хастаханәсенә алып китәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз