news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада «Кызыл канәфер» Бөтенроссия хәйрия акциясе бушланды

Түбән Камада 9 Май бәйрәме алдыннан ел саен үткәрелә торган «Кызыл канәфер» хәйрия акциясе уза. Бу хакта «Туган як» сайты шәһәр администрациясенең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Җиңү волонтерлары» хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан 20 апрельдән 22 июньгә кадәр Россия территориясендә ярдәм җыю оештырыла.

Акциянең Бөек Ватан сугышы һәм башка сугыш хәрәкәтләре ветераннарына медицина ярдәме күрсәтү өчен акча җыю максатыннан оештырыла.

Волонтерларның киемнәрендә акция символы була, ә кулларында — акча җыю өчен махсус бокслар. Барлык акчалар «Буыннар хәтере» фондына тапшырылачак.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot