Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада күпкатлы йортта яшәүчеләр махсус операция өчен рацияләргә акча җыйган
Түбән Кама шәһәренең Шинников урамында урнашкан күпкатлы йортта яшәүчеләр чираттагы тапкыр фронтка ярдәм тапшырган. Бу юлы алар Химиклар урамындагы гуманитар ярдәм җыю пунктына килгән һәм «Игелекле йөрәкләр» төркеме волонтерларына бөтен йорт белән җыйган акчаларны тапшырган. Алар өч көндә 28,2 мең сум җыйган. Бу акчаларга яклаучыларыбыз өчен рацияләр сатып алыначак.
«Сезгә безнең йорттан акча тапшырырга рөхсәт итегез», - диделәр йортта яшәүчеләр, җыелган сумманы тапшырганда.
Шинников урамы, 43 адресында урнашкан йорт – микрорайондагы иң актив йортларның берсе. Йортта яшәүчеләр фронтка беренче тапкыр гына ярдәм итми. Йорт буенча өлкән кеше Марина Жукова игелекле күмәк эш кайчандыр күршеләргә адреслы ярдәм күрсәтүдән башлануын искә алды:
«Без йортта яшәүче мохтаҗ кешеләргә ярдәм җыюдан башладык. Аннары сугышта һәлак булган егетләрнең гаиләләренә күчтек. Аннары бөтен ишегалды белән Дан аллеясын утырттык. Безнең йорт юмарт, игелекле – һәрвакыт ярдәм итәргә әзер», - ди ул.
Йортта тату, ярдәмчел кешеләр яши, һәркем үз өлешен кертә, дип сөйләде йортта яшәүчеләр.
«Безнең ишегалды бик дус, бердәм. Марина Викторовна мәгълүмат язып җибәрде. Шуннан соң миңа кем күпме булдыра ала – кем ике йөз, кем өч йөз сум бирде. Без хәрби егетләргә уңайлы булсын өчен рацияләр сатып алырга булдык», – диде йорт буенча өлкән кеше Татьяна Патуцкая.
«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз, җиңү безнең кулда булачак», - дип өстәде ул.
Йортта барлыгы 322 фатир. Һәркем диярлек көченнән килгән сумманы биргән. Волонтерлар әйтүенчә, бу активлык – беренче очрак түгел. Шинников урамындагы йортта яшәүчеләр даими рәвештә ярдәм күрсәтә.
«Зур рәхмәт. Сез – чын патриотлар һәм безнең даими ярдәмчеләребез. Чираттагы сумманы рацияләр сатып алу өчен кулланачакбыз – аларга ихтыяҗ зур. Бу бик кирәкле әйбер, зур рәхмәт сезгә», - диде 8 һәм 11 нче номерлы микрорайоннарның территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисе, «Игелекле йөрәкләр» төркеме волонтеры Наталья Суворова.
Гуманитар ярдәм җыю көн саен дәвам итә. Химиклар урамы, 72б йорт адресында урнашкан пунктка киемнәр, азык-төлек продуктлары , медикаментлар алып килергә мөмкин. Волонтерларга шулай ук маскировка челтәрләре, исән калу беләзекләре һәм коры душ ясау өчен ярдәмчеләр кирәк.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына юлламасында волонтерларга махсус хәрби операциягә ярдәм итүгә өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерде.
«Катлаулы чор безнең җәмгыятьне берләштерде. Татарстанлылар йөрәк кушуы буенча хәрбиләребезгә, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә, фронт һәм шефлыкка алынган шәһәрләр – Лисичанск һәм Рубежное өчен гуманитар ярдәм җыя. Барыгызга да бу мөһим эш өчен рәхмәт», - диде ул.
Материал Надежда Баһаветдинова катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз