Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада күпкатлы йортта янгын чыккан, ике кеше һәлак булган
Бүген Түбән Каманың Химиклар проспектында күп фатирлы йортларның берсендә янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр утны сүндергәндә ике зур кешенең мәетен тапкан. Аларның шәхесләре ачыклана. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Якынча мәгълүматларга караганда, янгын ут белән саксыз эш итү сәбәпле чыккан булырга мөмкин. Ут фатирның йокы бүлмәсендә чыккан.
Барлык шартларны ачыклау өчен урынга шәһәр прокуроры Илнур Гаянов килгән. Тикшерү үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз