news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада күп еллар бергә яшәгән гаилә парларын котладылар

Түбән Камада күп еллар бергә яшәгән гаилә парларын котладылар
Фото: http://nkamsk-rt.ru/

«Берегиня» пенсионерлар клубы активистлары һәм «Мирас» район мәдәният йортының сәнгать житәкчесе Олег Корнилов оештырган «Шанс» иҗади төркеме артистлары Гаилә елына карата «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә ике сәгатьлек әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Ул көннәрдә анда 6 парлы гаилә ял итә иде, аларны котларга шәһәрнең ЗАГС идарәсе белгечләре килде. Алар һәрбер гаиләгә чәчәк бәйләме, истәлекле бүләкләр һәм ЗАГСта теркәлгән Мактау акты тапшырдылар.

Алар хөрмәтне хезмәт аша да яулаганнар. Бәхетләрен Түбән Камада тапкан Галина һәм Анатолий Кузнецовлар 51 ел бергә гомер итәләр, икесенең гомуми хезмәт стажы — 88 ел. Гаилә — тормыш нигезе, ә балалар — аның көзгесе, дигән мәкальләр дә бик күпне аңлата. Бу гаилә 2 малай үстереп, аларга белем биргән. Хәзерге вакытта 4 оныклары бар.

Валентина Николаевна белән Иван Иванович Тарышкиннар Иске Чишмә авылында кичке уеннар вакытында танышкан. Күптән түгел 50 еллык юбилейларын билгеләп үткәннәр. Алар — хезмәт ветераны. Эш стажлары икесенә бергә — 82 ел. Ике ул тәрбияләп үстергәннәр, хәзерге вакытта 4 оныклары бар.

Рәмзия һәм Рафаэль Сәлаховлар гаиләсе дә Түбән Камада дусларында танышып, 45 ел бәхетле гомер кичерә. Аларның гомуми эш стажы икесенә — 83 ел. Бер кыз һәм ул үстергәннәр, хәзерге көндә 3 оныклары бар.

Нурсинә белән Наил Галиуллиннар да Түбән Камада танышканнар һәм бер-берсенә бер карауда гашыйк булып, уртак тормыш корганнар. Бу пар 49 ел бергә гомер итә. Алар — хезмәт ветераннары. Хезмәт стажлары икесенә бергә — 109 ел. Бер кыз бала тәрбияләп үстереп, хәзер оныкларының уңышларына сөенеп яшиләр.

41 ел бергә гомер кичерүче Лидия һәм Юрий Мешковлар бәхетләрен Тәтеш районында табып, хезмәттә дә үзләрен алдынгы итеп күрсәткәннәр. Шулай ук икесе дә хезмәт ветераны, гомуми стажлары — икесенә 80 ел. Бу гаилә бер кыз, бер ул үстереп, 5 оныкларын дә тәрбияләшеп, шатланышып яши.

Сәвия белән Әбләис Сафиуллиннар 1974 елда Түбән Камада бию кичәсендә танышып, бер елдан уртак тормыш корганнар. Алар — 48 ел бергә. Икесенең бергә хезмәт стажлары — 80 ел. Ул һәм кыз үстереп, олы тормыш юлына чыгарганнар. 5 оныклары — хәзерге көндә алар өчен зур бәхет.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100