Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада күчмә зоопарклар һәм хайваннар катнашындагы циркларны тыйдылар
Түбән Камада башка төбәкләрдән килгән күчмә зоопарклар һәм хайваннар катнашындагы циркларны тыйдылар. Түбән Кама районы җитәкчесе Радмир Беляев шул хактагы карарны Телеграм-каналында урнаштырган.
Аның сүзләренчә, моның сәбәбе - Саратов өлкәсе эшкуары эшчәнлегендә җитди закон бозуларның ачыклануы. Тикшерүне Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәте (Россельхознадзор) үткәргән.
Беляев билгеләп үткәнчә, хайваннар катнашындагы теләсә нинди күңел ачу чаралары хәзер профильле ведомстволар белән алдан килешенгән очракта гына үткәрелергә мөмкин. Бу, цирк тамашаларын һәм зоокүргәзмәләрне дә кертеп, барлык күчмә программаларга да кагыла.
«Без шәһәр халкы өчен күңел ачу инициативаларына каршы түгел, әмма аларның тиешле шартларда оештырылуы һәм хайваннарга карата рәхимсез мөнәсәбәт күрсәтелмәве зарур», – дип билгеләп үтте район башлыгы.
Карар хайваннарны яклауга һәм халыкның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан прокуратурасы Саратов өлкәсе эшкуары оештырган зоопарк эшендә җитди хилафлыклар ачыклаган: хайваннарны тиешенчә карау, ашату һәм ветеринария контроле тәэмин ителмәгән, вольерлар начар җиһазландырылган, килгән кешеләр өчен киртәләр булмаган. Эшмәкәр лицензиясез эшләгән. Әлеге уңайдан административ эшләр кузгатылган, хилафлыкларны бетерү турында күрсәтмә бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз