news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада ковид белән авырган кешеләр диспансеризация уза ала

Түбән Камада коронавирус инфекциясе белән авырган һәр кеше шәһәрнең ике поликлиникасының берсендә тирәнтен диспансеризация уза ала.Моның өчен гариза язарга кирәк.  Бу хакта «Туган як» сайты Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

1нче поликлиникада кабул итү 7:00 сәгатьтән 14:30 сәгатькә кадәр 107В кабинетында алып барыла. Поликлиника адресы: Менделеев урамы, 46. Өстәмә мәгълүмат 24-35-21 телефоны буенча.

2нче поликлиникада шәһәр халкын 527 нче кабинетта, 7:00 сәгатьтән 14:30 сәгатькә кадәр кабул итәләр. Поликлиника Төзүчеләр проспекты, 10Д адресы буенча урнашкан. Белешмәләр өчен телефон: 24-31-89.

Моннан тыш, диспансеризация үтү өчен Россия Дәүләт хезмәтләре сайтында, поликлиникалардагы махсус терминаллар аша, шулай ук 24-40-03 телефоны буенча язылырга мөмкин.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100