news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада коры үлән яну аркасында бер кеше һәлак булган

Бүген ашыгыч хезмәтләрнең бердәм 112 номерына Түбән Камада коры үлән януы турында хәбәр алынган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр Рифкать Гайнуллин урамында коры үлән янганын ачыклаган. Янгынның мәйданы 500 квадрат метр тәшкил итә.

Янгынны сүндергәндә ут белән көрәшүчеләр тәненең күп җире пешкән ир-атны табып алалар. Зыян күрүчене табибларга тапшыралар, әмма аны коткарып кала алмыйлар.

Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100