news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада конгресс-күргәзмә үзәге һәм яңа торак комплекс барлыкка килергә мөмкин

Түбән Камада конгресс-күргәзмә үзәге һәм яңа торак комплекс барлыкка килергә мөмкин
Фото: "Туган як" газетасы

Түбән Камада Инвестицион совет утырышында Омшанка елгасы буендагы территорияне үстерү концепциясен тәкъдим иттеләр. Бу хакта «Туган як» газетасы яза.

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев сөйләгәнчә, проект бизнес, мәдәният һәм мәгариф өчен заманча инфраструктура булдырып, зонаны киң колачлы үзгәртеп коруны күздә тота.

Проект кысаларында инвесторлар 1,2 мең урынлык концерт залы булган конгресс-күргәзмә үзәге, «А» класслы бизнес-үзәк, 200 номерлы кунакханә һәм торак комплекс төзергә ниятли.

Моннан тыш, инвесторларның планнарында — Омшанка ярларын һәм чишмәләрен төзекләндерү. Шулай ук планнарда — фәнни-техник музей һәм студентлар өчен кампуслы «Алабуга» МИЗ университетын булдыру.

Параллель рәвештә совет «3А отель» форматындагы юл кунакханәләре челтәре проектын карады. Мондый беренче өч йолдызлы объект Түбән Камада Ахтубинская урамында барлыкка килергә мөмкин. Бу 1,5 мең кв. м мәйданлы ике катлы бина булачак. Проект 17 яңа эш урыны булдыруны күздә тота.

Ике проект та инвестсовет тарафыннан хупланды. Тиешле хезмәтләргә аларны гамәлгә ашыруны тәэмин итү йөкләнде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot