news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада көмеш яшьтәге 50 кеше медицина белеме нигезләрен өйрәнә

Түбән Камада көмеш яшьтәге 50 кеше медицина белеме нигезләрен өйрәнә
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Өченче буын университеты студентларының дәресләре башланды. Сәламәтлек саклау идарәсе базасында «Медицина белемнәре нигезләре» факультеты ачылды. Быел курсларга Түбән Камада яшәүче 50 кеше язылды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Сәламәтлек саклау идарәсе Ветераннар советы рәисе Людмила Чернова студентларга дәресләргә йөрү кагыйдәләре турында күрсәтмәләр бирде.

«Медицина белемнәре нигезләре» факультетының дәресләре медицина оешмаларында атнага ике тапкыр – сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә узачак. Лекцияләрне барлык белгечлекләр буенча табиблар укыячак. Темалар төрле һәм дәресләр дә кызыклы булачак.

Студентларга үз сәламәтлекләрен контрольдә тоту өчен махсус көндәлекләр биреләчәк.Факультет 2024 елның апреленә кадәр дәвам итәчәк. Чыгарылыш кичәсендә барлык студентлар да тантаналы шартларда курсны тәмамлау турында сертификатлар алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot