news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада көчле җил вакытында җәмәгать транспорты тукталышы павильоны ауган

Түбән Камада көчле җил җәмәгать транспорты тукталышы павильонын аударган. Бу хәл бүген төш вакыты тирәсендә Түбән Камадагы вокзал янында булган.

«Татар-информ»га шәһәр мэриясе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, җәмәгать транспорты тукталышы павильоны бер ягына ауган. Тукталыш янында кешеләр булмаган, зыян күрүчеләр юк.

«Ауган тукталыш павильонын «КПБ» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре ярдәмендә 3 сәгать эчендә торгыздылар», - дип ачыклык керттеләр Түбән Кама башкарма комитетының матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100