news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада «Китапханә төне» акциясе була

Түбән Камада «Китапханә төне» акциясе була
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

26 майда Түбән Кама китапханәләрендә ел саен үткәрелә торган «Китапханә төне» Бөтенроссия акциясе уза. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

17:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә шәһәр халкына һәм кунакларына «Уку сәнгате» программасын тәкъдим ителә. Китапханә кунакларын «Интеллект академиясе» лекцияләре, «Данко» берләшмәсе белән әдәби кичә, кычкырып укулар, ачык микрофон һәм интеллектуаль уеннар көтә.

Шул ук вакытта «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә (Тукай урамы, 31) балалар өчен «Карлсон шаяртулары» күңел ачу программасы оештырыла. Квест-тамаша, театр-экспромт, кычкырып укулар, әдәби ярышлар, мастер-класслар һәм сабынлы дискотека - болар барысы да китапханәнең яшь кунакларын 17:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр көтә.

Шулай ук бу көнне 16:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр «Китапханә төне» Түбән Каманың барлык башка китапханәләрендә дә уза.

Искәртик, 27 майда Гомумроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100