news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада кибетләр һәм кафелар арасында иң яхшы Яңа ел бизәлешенә конкурс үткәреләчәк

Түбән Камада сәүдә объектларын һәм җәмәгать туклануы биналарын иң яхшы бизәүгә конкурс үткәреләчәк. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.

«Эшлекле дүшәмбе» дә эшмәкәрлеккә ярдәм һәм аны үстерү идарәсе башлыгы Илнар Сираев сөйләгәнчә, гаризаларны ноябрь ахырында — декабрь башында кабул итә башлыйлар.

Конкурста ике номинация булачак: керү төркеменең иң яхшы бизәлеше һәм фасадның иң яхшы бизәлеше.

Нәтиҗәләр 25 декабрьдә ясала.

news_right_1
news_right_2
news_bot