news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада «Казан утлары» журналына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды

Түбән Камада «Казан утлары» журналына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды
Фото: «Татар-информ»га «Казан утлары» редакциясе тәкъдим итте

Түбән Кама шәһәренең Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиясендә «Казан утлары» журналына багышланган әдәби-музыкаль кичә булып узды. Анда язучылар Камил Кәримов, Шәмсия Җиһангирова, Алмаз Хәмзин һәм Алмаз Гыймадиев катнашты.

«Бүгенге шартларда әдәбиятка мөнәсәбәт төрле булуга карамастан, безнең бурыч – күбрәк йөрү, халык белән аралашу, журналны, матур әдәбиятны пропагандалау», – диде Алмаз Хәмзин

«Шәмсиянең исеме Кояштан алынган, «Кояшка охшаган», дигәнне аңлата. Ә минем кушаматым – Корыч. Нәселебездә шулай, борынгыдан килгән. Димәк, бүгенге очрашуда ике Алмаз, бер Корыч һәм бер Кояш утыра», – диде Камил Кәримов.

Ике сәгатькә якын барган очрашуда язучылар үзләренең әсәрләрен укыды, кичәне матур шигырьләре, җырлары белән бизәделәр. Тамашачалар да активлык күрсәтте, язучылар белән тыгыз аралашып, бүгенге яшәебезне чагылдырган күп кенә актуаль сораулар бирделәр.

«Бай тарихы булган «Казан утлары» журналы нинди генә заман-чорларда иҗат ителсә дә ул милләтебезнең йөз аклыгы, йөзек кашы, аның рухи күрсәткече булды. Әдәбиятыбыз, мәдәниятебез, гомумән, сәнгатебездәге барлык яңалыкларны иң беренче «Казан утлары» журналыннан укып, белеп бардык», – диде Шәмсия Җиһангирова.

Соңыннан сәхнәгә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Түбән Кама районы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Ганиев күтәрелде. «Бүген безгә килгән язучылар халкыбыз өчен, телебез саклансын өчен шулай республика буйлап йөриләр. Без аларга рәхмәтле булыйк. Һәм татар теле, әдәбиятыбыз, «Казан утлары» журналы яшәсен өчен һәммәбез дә бармак очы кадәр генә булса да өлешебезне кертик», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot