news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада «Камаз-мастер» командасын халыкара раллига озаталар

Түбән Камада «Камаз-мастер» командасын халыкара раллига озаталар
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

2 июльдә Түбән Камада «Камаз-мастер» командасын «Ефәк юлы» халыкара раллиена тантаналы рәвештә озату булачак. Очрашу 11:00 сәгатьтә 403нче автозаправка станциясендә (шин комплексы каршында) башлана.

Түбәнкамалылар белән аралашырга Россиянең атказанган спорт мастеры Эдуард Николаев, «Дакар» раллиенда биш тапкыр җиңүче, халыкара класслы спорт мастеры Дмитрий Сотников, «Дакар» раллиенда ике тапкыр җиңүче, Россиянең атказанган спорт мастеры Андрей Каргинов киләчәк. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Пилотлар белән очрашудан тыш, кунаклар өчен иҗат коллективлары кызыклы программа да әзерләгән. Белгечләр дизель ягулыгын җитештерү процессы турында сөйләячәк һәм чагыштырмача анализ ясаячак. Шулай ук «ТАНЕКО» дизель ягулыгының башка җитештерүчеләрдән нәрсә белән аерылуы турында да сүз була.

Иң тугрылыклы фанатлар өчен призлар уйнатылачак. Приз алу өчен «Камаз-мастер» һәм «Татнефть» компаниясе тарихы буенча сорауларга җавап бирергә кирәк булачак.

Аннан соң автограф-сессия узачак. Анда спортчылар белән шәхсән аралашырга һәм команда машиналары янында фотога төшәргә мөмкин булачак.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot