news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада кайнатма һәм тозланган яшелчәләр фестивале оештырдылар

Түбән Камада «Ковер» яшьләр үзәге янында бөтен гаилә өчен «Күрше фест» узды. Бәйрәм кунаклары өчен кайнатма һәм тозланган яшелчәләр фестивале, артистлар белән иҗат кичәсе, шахмат һәм шашка турнирлары, шулай ук мастер-класслар һәм балалар өчен интерактив уеннар әзерләнгән иде. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Шулай ук «Ковер» янындагы мәйданчыкта яшь осталар кулдан эшләнгән картиналар, хуш исле шәмнәр, балчыктан һәм эпоксид сумаладан ясалган бизәнү әйберләре һәм эшләнмәләр тәкъдим итте.

Кичә ачык һавада фильм карау белән тәмамланды. Фестиваль программасы «Татарстанда җәй» проекты кысаларында әзерләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot