
Түбән Кама Үзәк район күппрофильле хастаханә территориясендә кабул итү-диагностика бүлеген төзү төгәлләнеп килә.
Алты катлы бинада бизәкләү эшләре тәмамлану алдында. 4 лифт монтажланган, барлык катларда да эшчеләр, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен, тоткычлар урнаштырган. Палаталарның күбесе әзер диярлек, генераль җыештыру һәм караватлар урнаштыру гына калган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Чарлакта эшчеләр җилләтү җиһазларын урнаштыруны төгәлләде, ә түбәдә кондиционерларның тышкы блокларын урнаштырдылар. Яңа бинада һәр палата заманча кондиционерлау системасы белән җиһазландырылачак.
Бинада матур витражлы тәрәзәләр урнаштырылган, параллель рәвештә эшчеләр фасадны тышлый. Төп эшләр тәмамлануга, белгечләр биналарда заманча медицина җиһазлары урнаштыруга керешәчәк.