news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада ике машина бәрелешкән, ике кеше имгәнгән

Кичә кичке сәгать уннан соң Түбән Каманың Химиклар проспекты һәм Менделеев урамы чатында юл-транспорт һәлакәте булган.

«Татар-информ»га һәлакәт шаһитлары хәбәр иткәнчә, 8нче модельле «Лада» һәм Nissan автомобиле бәрелешкән. «Лада» юл кырыена төшеп киткән һәм баганага бәрелгән.

«Лада» автомобиле белән 17 яшьлек кыз идарә иткән. Ул машинада кысылып калган. Коткаручылар аны чыгарган һәм медикларга тапшырган. Моннан тыш, яшь ир-ат зыян күргән. Аны шулай ук имгәнүләр белән хастаханәгә озатканнар», - диде шаһитлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100