news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада абортка килгән хатыннарның 23,6 проценты консультациядән соң кире уйлаган

Быел Түбән Камада йөклелекне ясалма туктатырга ниятләгән хатын-кызларның 23,6 проценты консультациядән соң аборттан баш тарткан. Эшлекле киңәшмәдә әлеге саннар белән перинаталь үзәкле шәһәр балалар хастаханәсенең баш табибы Алексей Толстиков таныштырды. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Җитәкче сүзләренчә, хатын-кызлар консультациясендә авыр тормыш хәлендә калган йөкле хатыннарга консультатив ярдәм күрсәтә торган кризис үзәге эшли. Төп юнәлеше — абортларны профилактикалау буенча чаралар.

Төп бурыч — йөкле хатынны тулы медицина-психологик реабилитацияләү һәм җәмгыятьтә, гаиләдә адаптацияләү өчен кирәкле шартлар булдыру. Хәзер йөклелекне ясалма рәвештә туктатырга ниятләгән барлык хатын-кызлар психологик консультация үтә.

2023 елның беренче 8 аенда 466 пациент аборт сорап мөрәҗәгать иткән, шуларның 110ы фикерен үзгәрткән. 2022 елда фикерләрен үзгәртүчеләр — 17,2 процент, бер ел элек — 24,9 процент, 2020 ел нәтиҗәләре буенча 23,1 процент булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot