news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада йөк ташучылар, тәрбиячеләр һәм слесарьлар җитмәве билгеле

1 октябрьгә алынган мәгълүматлар буеча, Түбән Кама районында эшче көчләр саны 159,8 мең кеше тәшкил итә, эшсезләр саны — 6 мең. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Эшсезләрнең күпчелеге, ягъни 63 проценты — хатын-кызлар, тагын 26 проценты — 14-29 яшьлекләр тәшкил итә.

Шәһәрнең «Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» мәгълүматлары буенча, хезмәт базарында иң кирәкле белгечлекләр: автомобиль йөртүчеләр, автобус йөртүчеләр, йөк төягеч йөртүчеләр, җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручылар, җыештыручылар, төрле эшчеләр, йөк ташучылар, слесарь-ремонтчылар, монтажчылар, аш-су осталары, тәрбиячеләр, кече тәрбиячеләр, укытучылар, табиблар, шәфкать туташлары.

news_right_1
news_right_2
news_bot