Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада яшь «инвестор» мошенникларга 700 мең сумнан артык акча биргән
Түбән Камада яшәүче 21 яшьлек егет мошенниклар корбаны булып, 700 мең сумнан артык акчасын югалткан. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.
Егет җиңел акча эшли алачагына ышанган һәм зур сумманы аферист күрсәтмәсе буенча сәүдә мәйданчыгы хисабына күчергән. «Инвестор» акчачын хисаптан алырга карар кылгач, «техник хаталар» башланган. Аннары җинаятьчеләр аңа счеты блоклану турында хәбәр иткән, тагын акча кертүне таләп иткән. Үзен алдауларын аңлап, егет полициягә мөрәҗәгать иткән. Мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз