Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан миләш агачлары утырттылар
Түбән Каманың 7 нче микрорайонында миләш бакчасы барлыкка килде. Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан СИБУР ярдәме белән 80 яшь агач утыртылды. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru сайты хәбәр итә.
Миләш аллеясы Химиклар проспектындагы 72Д йорт артында, 24нче лицей янындагы юл буенда утыртылды. Чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Радмир Беляев, «Түбән Кама нефтехим» генераль директоры Марат Фәләхов, предприятие хезмәткәрләре, микрорайонда яшәүчеләр һәм яшьләр оешмалары катнашты.
ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Фәләховка халык исеменнән әлеге участокта бакча булдыру үтенече белән Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Лариса Орлова мөрәҗәгать иткән, ул хәзер махсус хәрби операциядә катнашкан улы белән госпитальдә ята.
«Бу гади агачлар гына түгел, ә җиңүчеләр буынына рәхмәт билгесе. Безнең бурыч – әлеге истәлекне балаларга һәм оныкларга тапшыру. Мондый акцияләрнең кыйммәте саннар белән түгел, ә аларда катнашкан йөрәкләр белән кадерле. Якынлашып килүче Җиңү көне белән!», – диде Марат Фәләхов.
Җирле халык аллеяны карап торырга вәгъдә итте. Радмир Беляев әлеге акциянең әһәмиятлелеген ассызыклады һәм тыныч күк астында яшәргә мөмкинлек биргән бабаларыбыз истәлеген яңартуны символлаштыра дип җиткерде.
Бу инде СИБУРның Түбән Каманы яшелләндерү буенча өченче проекты. 2023 елда «Гаилә» паркында эрбет агачы барлыкка килде, ә Бакый Урманче бульварында — Идел буенда беренче сирингарий.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз