news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада «Җиңү волонтерлары» форумында хәрбиләр өчен коры душ ясарга өйрәнделәр

Түбән Каманың «Ковер» яшьләр үзәгендә «Җиңү волонтерлары» форумы узды. Анда Татарстанның төрле шәһәрләреннән егетләр һәм кызлар җыелды. 100 дән артык кеше «Җиңү волонтерлары» сафларына керергә карар итте. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Аларга Бөек Ватан сугышы ветераннарына гына түгел, җәмәгать эшләрендә дә ярдәм итүче волонтерлар эшчәнлеге турында сөйләде.

Мондый форумнар волонтерлар санын арттырырга ярдәм итә. Бу очрашулардан соң аларның сафларына керергә теләүчеләр саны арта.

Яшьләргә шулай ук «коры душ» ясау буенча мастер-класс үткәрделәр, алар киләчәктә махсус хәрби операциядә ктанашучыларга җибәреләчәк.

«Быел без «Красная гвоздика», «Сад памяти» акцияләрен башлап җибәрәчәкбез, Ветераннар йортында җыештыру эшләрен башкарабыз, концерт оештырабыз», — дип сөйләде «Җиңү волонтерлары» координаторы Татьяна Курочкина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100