news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада «Җиңү диктанты» халыкара тарихи акциясе булды

Түбән Камада «Җиңү диктанты»  халыкара тарихи акциясе булды
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Түбән Камада 2 меңнән артык кеше «Җиңү диктанты»на кушылды. Калган теләүчеләр дә онлайн форматта тест узды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Халыкара тарихи диктант бишенче тапкыр үткәрелә. Ул Түбән Каманың 21 мәйданчыгында узды. Шундый мәйданчыкларның берсе 37нче лицейда мәктәп укучыларына сәламләү сүзе белән Татарстан экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Айрат Шиһапов һәм педагогик хезмәт ветераны Ромета Байбулатова мөрәҗәгать итте. Шуннан соң алар да диктант язуга кушылды.

Быел диктант темасы киңәйтелде. Ул Икенче бөтендөнья сугышы вакыйгаларына багышланды. Катнашучыларга 45 минут эчендә 25 биремне үтәргә туры килде.

«Җиңү диктанты» барлык катнашучыларны Россия Федерациясенең һәм аның халкының бай күп гасырлык тарихын өйрәнүгә этәрә. Шулай ук әлеге акциянең мөһимлеген 37нче лицей директоры Динара Котляр да ассызыклады.

«Безнең лицейның да диктант үткәрү мәйданчыгы булуы белән бик горурланабыз. Бу үсеп килүче буын өчен бик мөһим акция. Алар үзләрен зур Россия җәмгыятенең бер өлеше итеп хис итә», – диде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100