Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада инфраструктура проектлары турында фикер алыштылар
Түбән Камада юлларны капиталь ремонтлау кысаларында проектларны тикшерү буенча эшлекле киңәшмә узды.
Очрашуда Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, идарә һәм ведомство җитәкчеләре катнашты, ә видеоконференцэлемтә аша фикер алышуга «Спецдорпроект» проект институты да кушылды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Быел реконструкция Бакый Урманче, Вокзал урамнарында һәм Вахитов проспектында уза. Моннан тыш, Түбән Камада Тынычлык проспекты да реконструкцияләнә. Анда беренче тапкыр «асфальт по асфальту» технологиясе кулланыла. Сүз уңаеннан, шундый ысул белән «Дружба» спорт комплексы янындагы юл япмасына да ремонт ясалачак.
Белгечләр җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен уңайлы шартлар тудырачак. «Имин һәм сыйфатлы юллар» программасы ярдәмендә күп кенә участоклар бердәм маршрут челтәренә тоташуын дәвам итәчәк.
Юл инфраструктурасындагы барлык үзгәрешләр ЮХИДИ хезмәткәрләре белән килешү нигезендә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз