news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада җиңел машина әйләнеп капланган, 19 яшьлек йөртүчесе һәлак булган

Бүген Түбән Камада юл-транспорт һәлакәте булган, анда «Лада Гранта» автомобиленең 19 яшьлек йөртүчесе һәлак булган.

Республиканың Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, машина йөртү стажы нибары җиде ай булган егет куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм аергыч полосаның бордюрына килеп бәрелгән. Җиңел машина әйләнеп капланган, ә яктырту баганасы капот өстенә төшкән.

Автомобиль йөртүчесе урында ук үлгән.

Фото: © Дәүләт автоинспекциясе

news_right_1
news_right_2
news_bot