news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада җиңел машина 16 яшьлек кызны бәрдергән

Түбән Камада 16 яшьлек кыз юл-транспорт һәлакәте аркасында хастаханәгә эләккән. Хокук саклаучылар мәгълүматлары буенча, һәлакәт узган якшәмбе кичендә Корабельная урамындагы 30 нчы йорт янында булган.

Яшүсмер кыз юлны көйләнмәгән җәяүлеләр кичүе аша электр самокатында кисеп чыккан. Бу вакытта ул Renault автомобиленә бәрелә. Зыян күрүчене хастаханәгә салганнар, дип хәбәр иттеләр республика Дәүләт автоинспекциясендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot