Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада Илдус Мортазинның һәм аның шәкертләренең күргәзмәсе ачыла
6 апрельдә Түбән Каманың комплекслы музеенда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Илдус Мортазинның һәм аның шәкертләренең «Новые имена» күргәзмәсе ачыла.
Үз эшләрен Ирина Бесова, Венера Зәйнуллина, Елена Колосова, Алла Мельникова, Лилия Мөҗипова, Инна Сизинцева, Гөлнара Титова, Ирина Фуражкина һәм Светлана Чернышева тәкъдим итә. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Картиналар минем мастер-классларда башкарылган. Берничә ел мин дәресләр үткәрәм һәм укучыларымның бик күп кызыклы картиналары бар. Без аларны тамашачылар хөкеменә куярга булдык. Аларның җиңүләренә шатланам һәм алар һәр дәрестә уңышлары белән гаҗәпләндерә», - дип яза «ВКонтакте» сәхифәсендә Илдус Мортазин.
Күргәзмә 6 апрельдә 16.00 сәгатьтә ачыла. Экспозиция 30 апрельгә кадәр эшли. Ачылу көнендә керү ирекле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз