news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада икенче мәктәп базасында энергокласс ачылды

Түбән Камада икенче мәктәп базасында энергокласс ачылды
Фото: https://tat.e-nkama.ru

2025-2026 уку елында «Сетевая компания» инициативасы белән тармакның булачак кадрларын әзерләү кысаларында Татарстан Республикасы мәктәпләрендә 16 энергетика классы ачылды. Түбән Камада икенче мәктәп базасында да энергокласс эшли. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Беренче энергоклассларны уңышлы чыгарганнан соң, ике еллык әзерлек программасы бер үк вакытта җиде шәһәрдә: Казан, Түбән Кама, Зәй, Алабуга, Яр Чаллы, Чистай һәм Бөгелмәдә профильле сыйныфларда ачылды.

Проектның максаты - мәктәп укучыларына иртә һөнәри юнәлеш бирү, инженерлык белгечлекләренә кызыксынуны арттыру һәм энергетика тармагы өчен кадрлар резервын формалаштыру. Энергоклассларда укыту программасы физика һәм математиканы тирәнтен өйрәнүгә юнәлдерелгән һәм махсус модульләрне үз эченә ала.

Белем бирү процессында югары һәм урта махсус уку йортлары укытучылары, «Сетевая компания» АҖ белгечләре катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot