news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада ике юл участогын ремонтлауга 681 миллион сум акча тотылачак

Түбән Камада Корабельная һәм Студентлар урамнарында юлларга капиталь ремонт ясалачак. Бу мәгълүмат дәүләт сатып алулары порталында чыкты. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ хәбәр итә.

Ремонт Корабельная урамы участогында (Студентлар урамы — Корабельная урамы боҗрасыннан Вокзал урамы — Корабельная урамы боҗрасына кадәр) һәм Студентлар урамы участогында (Төзүчеләр проспектыннан Корабельная урамына кадәр) узачак.

Ремонтлана торган участокларның гомуми озынлыгы 3628 метр. Ремонт эшләренең бәясе 681,7 млн сумнан артык тәшкил итәчәк.

Элегрәк Түбән Кама халкы 2025 елда төзекләндерү өчен җәмәгать урынын сайлый ала дип хәбәр ителгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100