news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада Игелек үзәге барлыкка киләчәк

Түбән Камада Игелек үзәге барлыкка киләчәк

Волонтерлык үзәкләре ассоциациясе һәм Түбән Кама волонтерлык үзәге Булат Әюпов җитәкчелегендә Игелек үзәген ачу турында лицензия килешүен имзалады. Шундый ук килешүгә илнең тагын 11 төбәге имза куйды.

Учреждениенең максаты – һәр шәһәрдә кешеләрнең үз инициативаларын күрсәтү мөмкинлеге булу, ә волонтерлык эшчәнлеге җәмгыять тормышының аерылгысыз өлешенә әверелү. Белгечләр түбәнкамалыларга үзләренең социаль проектларын үстерергә, волонтерлар әзерләргә, коммерцияле булмаган оешмаларга консультацияләр бирергә, шулай ук инициативалы гражданнарны берләштерергә булышачак.Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Игелек. Конференция - 2022» Казанда узды. 2030 елга кадәр Россиядә волонтерлыкны үстерү стратегиясен эшләүнең төп нәтиҗәсе булды. Очрашу коммерцияле булмаган секторның 500 вәкилен, компанияләрне, дәүләт учреждениеләрен, уку йортларын һәм илнең 82 төбәгеннән гражданлык инициативаларын гамәлгә ашыручы оешмаларны берләштерде.

Катнашучылар социаль франчайзинг темасына өйрәнергә һәм файдалы күнегүләр ясарга җыелды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100