Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр
Түбән Камада һөнәри осталык конкурсында җиңгән дүрт кешене бүләкләделәр.
2022 ел йомгаклары буенча «Татарстан Республикасының иң яхшы финанс контролеры» конкурсында җиңүчене бүләкләделәр. Контроль-хисап палатасы аудиторы Майя Исрафилова ТР Контроль-хисап органнары советы дипломы белән бүләкләнде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Ул үзенең хезмәт эшчәнлеген 2006 елда Түбән Кама муниципаль районы Бюджет һәм финанслар департаментында белгеч буларак башлый. 2020 елдан Түбән Кама районы Контроль-хисап палатасы аудиторы булып эшли.
«Хезмәтегез өчен рәхмәт, алга таба да уңышлар телибез», - диде Рамил Муллин.
«Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы нәтиҗәләре буенча Түбән Каманың ике егете номинацияләрдә җиңүче булды: 15 нче мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Регина Хәкимова «Мирас. Иҗат. Инновацияләр» номинациясендә, ә 27 нче мәктәпнең физика укытучысы Алексей Юртаев «Эксперимент остасы» номинациясендә җиңү яулады.
«Ел тәрбиячесе» республика һөнәри конкурсында 97нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ольга Нестерова «Һөнәри эшчәнлек перспективасы» номинациясендә җиңү яулады.
«Педагогларыбызны котлыйбыз һәм яңа югарылыкка ирешүләрен телибез! Киләчәккә белем яктысын алып баруыгыз өчен рәхмәт!»- диде Рамил Муллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз