Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада һәм Татарстанның алты шәһәрендә БПЛА һөҗүме янавын гамәлдән чыгардылар
Түбән Камада, Чаллыда һәм Татарстанның тагын биш шәһәрендә БПЛА һөҗүме куркынычы гамәлдән чыгарылды. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасы хәбәр итте. Һава тревогасын гамәлдән чыгару турында Түбән Кама мэры Радмир Беляев белдерде.
«Алабуга, Түбән Кама, Чаллы, Зәй, Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә шәһәрләренә БПЛА һөҗүме куркынычы 07.20 сәгатьтән гамәлдән чыгарылды. Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы әле саклана. Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112», - диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз