news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада һәлак булучыларның гаиләләренә, зыян күрүчеләргә түләүләр икеләтә арттырыла

Түбән Камага һөҗүм вакытында һәлак булучыларның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә икеләтә финанс ярдәме күрсәтеләчәк – республика компенсацияләре предприятиеләр һәм муниципалитетлардан түләүләр белән тулыландырылачак, дип хәбәр итте шәһәр мэры Радмир Беляев МАКСтагы рәсми каналында.

«Һәлак булганнарның гаиләләренә предприятиеләр 2 шәр млн сум түләячәк. Зыян күрүчеләргә – сәламәтлекләренә авыр яки уртача зыян килгәндә 600 мең сум һәм җиңелчә зыян килгәндә 300 мең сум», - дип язган Беляев.

Хәбәр ителгәнчә, һәлак булган кызның әнисе эшли торган предприятие гаиләгә өстәмә ярдәм күрсәтәчәк – 2 млн сум. Шулай ук муниципалитет бюджетыннан гаиләгә 1 млн сум бүлеп бирелгән.

«Предприятие җитәкчеләренә һәм гаиләләргә булышучыларга ярдәмнәре өчен рәхмәт. Бу авыр хәсрәтне бары тик бергә генә кичерә алабыз», - ди белдерә мэр.

news_right_1
news_right_2
news_bot