news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар

Түбән Камада 10 августтан 11 августка күчерелгән эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

«Без авыр көннәр кичерәбез. Киев режимының вәхшиләрчә һөҗүме нәтиҗәсендә шәһәребездә 13 кеше һәлак булды, алар арасында биш яшьлек кыз бала да бар. Һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алуыгызны сорыйм», – диде Түбән Кама мэры Радмир Беляев.

Киңәшмәдә катнашучылар һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot