Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада һәлак булган кызның гаиләсенә өстәмә рәвештә 1 миллион сум түләячәкләр
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның карары белән Түбән Камада БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булучыларның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә материаль ярдәм күрсәтеләчәк. Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр итте.
Һәлак булучыларның гаиләләренә 2 миллион сум түләячәкләр. Зыян күрүчеләр, алган җәрәхәтләренең авырлыгына карап, 300 мең сумнан 600 мең сумга кадәр ярдәм алачак. Шулай ук милкен өлешчә яисә тулысынча югалткан кешеләргә дә түләүләр каралган.
Түбән Кама предприятиеләре кайгы кичерүче гаиләләргә материаль ярдәм күрсәтәчәк һәм һәлак булучыларны җирләргә ярдәм итәчәк. Финанс ярдәме предприятиеләрдә зыян күргән хезмәткәрләргә дә күрсәтеләчәк.
Муниципалитет шулай ук һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булган биш яшьлек кызның гаиләсенә аерым ярдәм күрсәтәчәк. Гаиләгә өстәмә рәвештә 1 миллион сум түләячәкләр. Җирләү эшләрен шәһәр хакимияте оештырачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз