news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада гуманитар ярдәм склады ачылды

Түбән Камада гуманитар ярдәм склады ачылды
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Түбән Камада махсус хәрби операция зонасына әйберләр җибәрү белән шөгыльләнүче волонтерлар өчен бина бүлеп бирелде.

Склад Актүбә урамындагы элекке хәрби комиссариат бинасында урнашкан. Биредә посылкалар формалаштырыла, алар биредән махсус хәрби операция зонасына озатыла. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Хәзер «Хәрби хезмәткәрләргә ярдәм 16» һәм «Сугышчан туганлык» җәмгыятьләре госпитальләрне кирәкле әйберләр белән дә тәэмин итә. Анда бинт, чиста җәймә, кием, дару, коляскалар кирәк.

Шулай ук кабул итү пунктына электр генераторы, җылылык изоляциясе материаллары, җылы өс һәм аяк киемнәре, гигиена әйберләре, дарулар, озак саклана торган ашамлыклар китерергә мөмкин. Балалар хәрби хезмәткәрләргә хатлар яза. Алар барысы да хәрбиләргә җибәреләчәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100