news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада гуманитар ярдәм кабул итү пунктлары ачылды

Түбән Камада Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләр өчен гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Кичә безнең шәһәрдән өч тонна йөк җибәрелде.

Акциядә катнашучыларның берсе - Түбән Кама эшмәкәрләре, кече һәм урта бизнес берлеге әгъзалары. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Бакелит» полимер материаллар заводы милекчеләре Альберт Мотыйгуллин һәм Фәнияр Закиров 153 җылыткыч тапшырды. Алар палаткаларны җылыту өчен яисә йокы келәмнәре сыйфатында кулланыла. Эшмәкәр Илдар Гыйлемханов, «СИМПЛ» компаниясе 200 мамык перчатка тапшырды.

«Дровосек» кибете хуҗасы Евгений Афанасьев 10 газ яндыргыч һәм 50 газ баллоны бирде. Түбән Каманың кече һәм урта бизнес берлеге президенты Руслан Шурпаев 20 пар аяк киеме сатып алган. Шулай ук эшмәкәрлар җыйган акчага 20 комплект җылы эчке киемнәр, дарулар һәм тәмәке сатып алынган.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Ярдәм буларак җылы өс киемнәре, җылы эчке киемнәр, тактик әйберләр (күзлекләр, җылытылган перчаткалар, рюкзаклар һ.б.); озак саклана торган азык-төлек (ярмалар, макароннар, ит һәм балык консервлары, куертылган сөт һ. б.), медицина препаратлары, шәхси гигиена әйберләре кабул ителә.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100