news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада Гидлар мәктәбе ачылачак

Түбән Камада Гидлар мәктәбе ачылачак
Фото: https://tat.e-nkama.ru/

Түбән Камада Гидлар мәктәбенә тыңлаучылар җыя башладылар. Түләүсез агарту программасы – «Татнефть» компаниясе һәм «Новь» паблик-арт проектлар бюросы «Ачык остаханәләр» белән гамәлгә ашырыла торган уникаль мәдәни-тарихи һәм иҗтимагый әһәмияткә ия проектның бер өлеше. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Гидлар мәктәбе – лекцияләр, экскурсияләр, тренинглар һәм мастер-классларны үз эченә алган мультидисциплинар курс. Аны тәмамлаучылар мәдәнияткә, табигатькә, архитектурага, урам сәнгатенә һәм фольклорга басым ясап, үз шәһәрләре буйлап йөреп чыгачак. Программа студентлар, педагоглар, активистлар, тикшеренүчеләр һәм битараф булмаган кешеләр өчен ачык.

Конкурс сайлап алуларын узучыларга «Татнефть» компаниясе ярдәмендә программада катнашу бушлай. Катнашучыларны экспертлар, тәҗрибәле гидлар һәм кураторлар белән очрашулар һәм практика (үз маршрутларын булдыру һәм экскурсияләр уздыру) көтә.

Программа 2025 елның маенда старт ала.

Катнашу шартлары, сроклар һәм гаризалар турында тулырак сылтама буенча белергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot