news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада «Газель» таптаткан 4 яшьлек баланың баш мие селкенгән

Узган дүшәмбедә Түбән Каманың Спорт урамында 4 яшьлек баланы машина таптаткан. Бу хакта Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итәләр.

Якынча мәгълүматлар буенча, «ГАЗель» автомобилен йөртүче юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итә торган тизлекне сайламаган һәм кечкенә җәяүлегә юл бирмәгән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә баланың баш мие селкенгән, аяк балтыры сөяге сынган, ул травматология бүлегенә госпитализацияләнгән. Юл-транспорт һәлакәте килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100