news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада Гаилә, мәхәббәт көненә багышланган йөкле хатын-кызлар дефилесы була

Түбән Камада Гаилә, мәхәббәт көненә багышланган йөкле хатын-кызлар дефилесы була
Фото: https://tat.e-nkama.ru/

7 июльдә Түбән Камада «Гаилә» шәһәр паркыда йөкле хатын-кызлар дефилесы узачак. Ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлана. Бу хакта ЗАГС идарәсенә сылтама белән Түбән Кама муниципаль районы сайтында хәбәр ителә.

Барлык катнашучылар өчен профессиональ фотографтан бушлай фотосессия оештырыла. Ул 15:00 сәгатьтә башлана.

Дефиледа катнашырга теләүчеләр өчен түбәндәге телефон аша язылырга кирәк: +7 (8555) 43-09-00, 41-56-30, 43-19-40.

news_right_1
news_right_2
news_bot