news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада фестиваль мәйданчыгы төзергә планлаштыралар

Түбән Камада Татарстан шәһәрләрен үстерү институты директоры Наилә Зиннәтуллина булып китте. Шәһәр мэры Рамил Муллин һәм башкарма комитет белгечләре белән алар берничә урында булды һәм эшләнгән мастер-план кысаларында тормышка ашырылачак иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү идеяләрен тәкъдии итте. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова хәбәр итә.

2026 елга кадәр кыска сроклы программа төзелгән, уртача сроклысы — 2030 елга кадәр. Әлеге проект кысаларында Түбән Камада масштаблы проектлар һәм бәйрәмнәр уздыру өчен фестиваль мәйданчыгы, «Омшанка» табигый-ландшафт паркы булдыру, шәһәр юбилеена барлык боҗраларны да кызыклырак итү ниятләнә.

Моннан тыш, «яшел боҗралар» үсешенә зур игътибар бирелде, алар бердәм рекреацион зона булдырачак, анда гражданнар спорт белән шөгыльләнә, төзекләндерелгән урман-парк зоналарында йөри алачак. Шулай ук киләчәктә «Гаилә» паркын төзекләндерү планы турында фикер алышу булды.

«Беренче этапта без Вахитов проспекты буйлап — Химиклар проспектыннан алып Шинчылар проспектына кадәр бушлыкта эшләр башларга килештек. Без бу зонаны фестиваль зонасы итәргә телибез, анда берникадәр вакыттан шәһәрнең мәдәни үзәге, су киңлекләре булачак. Киләсе ел проекты кысаларында без проектны республика программасы кысаларында гамәлгә кертәчәкбез», — дип ачыклык кертте шәһәр башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100