news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада этләр өчен приютны агымдагы елда төзеп бетерергә планлаштыралар

Түбән Камада этләр өчен приютны агымдагы елда төзеп бетерергә планлаштыралар
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

Түбән Камада йортсыз хайваннар өчен приют төзиләр, ул 150 этне сыйдыра алачак. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru саөты «Бюро городских решений» паблигына сылтама белән хәбәр итә.

Проект муниципаль хакимият ярдәме белән «Дом Надежды» йортсыз хайваннарга ярдәм итү хәйрия фонды тарафыннан грант акчасына гамәлгә ашырыла.

Хәзерге вакытта территорияне койма белән әйләндереп алу төгәлләнгән, планлаштырылган 55 вольерның 28е һәм булачак көнкүреш бинасының каркасы төзелгән. Киләсе этапта хуҗалык блогы, санитария бүлмәсе, волонтерлар өчен ял итү урыннары, карантин зонасында эчке бизәү эшләре башкарылачак һәм коммуникацияләр салыначак.

Приютка кабул ителгән барлык йортсыз этләр стерилизацияләнә һәм чиплаштырыла, таләп ителгәндә аларга медицина ярдәме күрсәтеләчәк.

Хайваннарны яклаучылар вәгъдә иткәнчә, этләр су белән тәэмин ителә торган 3×6 метрлы иркен вольерларда яшәячәк, ә этләрнең һәр төркеме өчен аерым йөрү блогы каралган.

Төзелешне 2025 елда тәмамларга планлаштыралар.

Тулырак: /news/kich-bgen-irtg/tuban-kamada-etlar-ocen-priiut-tozilar

news_right_1
news_right_2
news_bot