news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада эшләүчеләрне хезмәтне саклау конкурсында катнашырга чакыралар

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты һәм «Хезмәт иминлеге» өстәмә һөнәри белем бирү оешмасы «Хезмәтне саклау буенча Мистер һәм Мисс» муниципаль конкурсын үткәрә. Ул 11 октябрьдә башлана һәм 24 октябрьдә тәмамлана. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Катнашуга хезмәтне саклау хезмәтләре җитәкчеләре, белгечләр, шулай ук Түбән Кама предприятиеләрендә хезмәтне саклау өчен җаваплы затлар чакырыла.

Конкурста катнашу бушлай. Җиңүчеләрне ике номинация буенча билгеләячәкләр: «Хезмәтне саклау буенча Мистер» һәм «Хезмәтне саклау буенча Мисс».

Конкурс ике этапта узачак. Беренчесе – читтән торып. Катнашучылар катнашуга гариза һәм визит карточка бирәләр. Интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча финалистлар сайлана (һәр номинациядә 5 шәр кеше). Икенче этап – көндезге ятап. Ул 24 октябрьдә 10:00 сәгатьтә «База» креатив индустрияләр үзәгендә (адресы: Лесная урамы, 53) узачак.

Конкурста катнашу өчен 11 октябрьдән дә соңа калмыйча гариза тапшырырга кирәк. Гаризаны сылтама буенча бирергә була. Гаризага визит карточка (үзең турында 3 минутлык видеоролик) беркетергә кирәк.

Конкурсның беренче (сайлап алу) этабы йомгаклары буенча иң күп балл җыйган катнашучылар икенче этапка уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100